5 сентябрь көнене “Дус гаилә” балалар бакчасында “Дөньяны күрергә өйрәнәм” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул күрү мөмкинлекләре чикләнгән булган балаларны тәрбияләү алымнарын өйрәнүгә багышланган иде
“Шатлык” социаль яклау үзәгендә 7 мәктәпнең социаль-авыр хәлдә калган балалар өчен тематик чара үтте. Ул террор һәм эктремизмга каршы бердәмлек көненә багышланды.
Район мәдәният идарәсе сезнең мәдәният өлкәсендәге тәкдимнәрегез һәм сорауларыгыз булса, “Халык контроле” дәүләт информация системасына (ГИС) кертүегез сорала.
10 сентябрьдән шәһәребезнең үзәк мәйданында традицион ярминкәләр үзенең эшен башлап җибәрә. Сатуда районыбыз һәм шәһәребез товар җитештерүчеләренең продукциясе, эшмәкәрләр, авыл җирлекләрендә, шәхси хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән ашамлык товарлары булачак.
3 сентябрь көнне район мәктәпләрендә “Ак торна” дигән акция үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган иде. Акция Россия укучылары хәрәкәте иҗтимагый оешмасы катнашында үтте.
3 сентябрь көннен 1 мәктәптә террорга каршы бердәмлек көненә багышланган лекция үтте. Аны музей хезмәткәрләре оештырды. Лекцияне эчтәлекле итеп үткәрү өчен эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Николай Комаров чакырылды
3 сентябрь көнне “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында Беслан фаҗигасыда корбан булучыларны искә алу акциясе үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланды. Чараның барышында театрлаштырылган күренеш булды
4 сентябрь көнне “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында партнерлар концерты үтте. Анда “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективы һәм “Мефро уилз Руссия завод-Заинск” оешмасы катнашты.
2 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йортында “Без бөтендөньда тынычлык өчен” дигән акция үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган иде.
Террорга каршы бердәмлек көненә багышланган чаралар барлык Зәй районы мәктәпләрендә дә үткәрелде. Мәгариф идарәсе фәрманы нигезендә барлык мәктәпләрдә дә тематик кичәләр, диспутлар, лекцияләр, сөйләшүләр, сыйныф сәгатьләре үтте.