ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе
25 апрельдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан “Энергетик” Мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесе базасында шәһәрнең IX-XI сыйныф укучылары өчен махсус “Вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе” оештырылачак.
23 апрельдә Зәй муниципаль районында игълан ителгән мәгариф елы кысаларында, балалар иҗат йортында район мәгариф бүлеге һәм “Алтын чәч” балалар бакчасы белән берлектә ел саен үткәрелә торган “«Бәхетле балачак-2018» шигырь сөйләүчеләр муниципаль конкурсы үтте. Конкурста 3 төрле яшь категориясенә кергән 22 балалар бакчасында тәрбияләнүче катнашты. Конкурс татар телендә үтте.

23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район бшлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында аппарат киңәшмәсе узды. Район башлыгы киңәшмәне җитәкчеләрне котлаудан башлады. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен финанс - бюджет палатасы рәисе урынбасары Е. А.Журавлева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
22 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 2009 елда туган яшьләр командалары арасында, Татарстан Республикасы беренчелегенә футбол буенча ярышлар узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең «СК КАМАЗ -2010» һәм Зәйнең «Барс» командалары ярышты. Җиңүләр 0:5 исәбенә Зәйнең “Барс” командасы җиңүе белән тәмамланды.

22 апрельдә “Сәләмәтлек” спартакиадасы кысаларында, “Энергетик” мәдәният сарае һәм “Энергия” стадионында, авылда яшәүче гаиләләр арасында спорт буенча ярышлар узды. Ярышлар аерым рәвештә, 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган малайлар һәм кызлар тәрбияләүче гаиләләр арасында оештырылды.

21 апрельдә Кәдер авылында 2001-2004 һәм 2005 елларда туган яшүсмерләр арасында А.Ш.Шәяхмәтов истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды. Анда Аксар, Сәвәләй, Сармаш-баш, Югары Мәлем, Кадер,Түбән Биш, Сарсаз-Баграж һәм Поручик авылларыннан, Зәй һәм Алабуга шәһәрләреннән килгән көрәшчеләр катнашты. Ярышны тантаналы төстә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков, атказанган тренер Р.Н.Фәйзуллин, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р.Мәүләвиев һәм башкалар катнашты.

20 апрель көнне, Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, “Туган телебездә аралашыйк” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үтте. Уенда Р. Фардиев исемендәге татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Мәгариф, туган тел темасына багышланган уен - конкурс өчен алдан ук әзерләнгән сорау һәм биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар бик кызыксынып сорауларга җавап әзерләделр. Җавап табылмаган сорауларга, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, “Мәгърифәт йолдызлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәмгә килде.Уен - конкурста катнашкан укучылар үзләренең нәфис сүз буенча осталакларын да күрсәттеләр. Уен файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

21
апрель, 2018 ел
шимбә
19 апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләре 10нчы сыйныфлары укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үтте.

20
апрель, 2018 ел
җомга
18 апрельдә Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы”-дигән темага багышланган күчмә утырышы узды. Семинарда Яңа Спасс мәдәният йорты мөдире Т.М. Великороднова, Балалар иҗат йорты директоры урынбасары Е.В. Шимановская, психолог И.В. Задавиналар чыгыш ясады.
19 нчы апрель көнне Сәвәләй авылы мәдәният йортында “Керәшен туе” йоласын күрсәттеләр. Чарага район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, районыбыз авыл җирлекләрендә халыкны мәдәни агарту белән шөгыльләнүче мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International