Һәр елны, 21 нче апрель көнне муниципаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел залга бәйрәм уңаеннан 100 ләп хезмәткәр җыелган иде. Район башлыгы Р.Г. Кәримов җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрне ихлас күңелдән бәйрәмнәре белән котлады, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга яңа хезмәт уңышлары теләде. Бәйрәм уңаеннан, Поповка авылы җирлеге башлыгы Руслан Хәбибуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хатын алды. Район Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы Елена Улитина һәм Баграж авылы җирлеге Башкарма комитеты баш хисапчысы Зинаида Утяганова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булдылар. Район Советы бухгалтерлык исәбе һәм хисапчылык бүлеге баш хисапчысы Ольга Григорьева, район Башкарма комитеты бухгалтерлык исәбе һәм хисапчылык бүлеге баш хисапчысы Ольга Городнова, район Башкарма комитеты оештыру бүлеге башлыгы Татьяна Лоптова, район Советының гомүми бүлеге баш белгече Альбина Таймасовалар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасына ия булдылар. Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Филюшина һәм Башкарма комитетның эшкә сәләтсезләр буенча комиссиясе баш белгече Наталья Кузнецова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотосы белән бүләкләнделәр. Район Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Нәфисә Симашевага Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Рәхмәте тапшырылды. Шулай ук, район башлыгы Р.Г.Кәримов Мактау грамотасына 15, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов Рәхмәт хатына 7 хезмәткәр лаек булды. Район мәдәният йорты артистларының чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.