Зәй районында мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинары узды

2018 елның 20 апреле, җомга
18 апрельдә Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы”-дигән темага багышланган күчмә утырышы узды. Семинарда Яңа Спасс мәдәният йорты мөдире Т.М. Великороднова, Балалар иҗат йорты директоры урынбасары Е.В. Шимановская, психолог И.В. Задавиналар чыгыш ясады. Аларның чыгышларында халык традицияләрен үстерү темасы, проект эшчәнлеге, аралашу темалары яктыртылды. Утырышта шулай ук методик бүлек башлыгы К.Х.Кузнецова, район мәдәният йорты директоры И.Т. Мотыгуллиналарның чыгышы тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International