Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә - “Ачык ишекләр” көне

2018 елның 21 апреле, шимбә
19 апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләре 10нчы сыйныфлары укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үтте. Очрашу барышында үзәк директоры Екатерина Андреева мәшгульлек үзәге алдына нинди бурычлар куелуы турында сөйләде. Эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Ольга Лаптева учреждение буенча экскурсия үткәреп, белгечләрнең эш технологиясе белән таныштырды, күрсәтелүче төп дәүләт хезмәтләре турында аңлатты. Ул укучыларның игътибарын һөнәри ориентлашу һәм укудан тыш буш вакытта балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә юнәлтте. Чарада катнашучылар интернет-ресурслар ярдәмендә ничек эш табарга мөмкин булуы турында да белделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International