Кичә “Энергетик” Мәдәният сараенда махсуслашкан “Вакансияләр һәм эш урыннары ярминкәсе” узды. Аны Зәй мәшгульлек үзәге оештырды, чарада шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альфира Исакова катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны һәм бәйрәмгә җыелганнарны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады. Тантаналы чарада буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче туган телне, мәдәниятны һәм мирасны саклап калу - халыкның төп бурычы булуы хакында билгеләп үтелде.
Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә даими рәвештә төрле темаларга региональ семинарлар үткәрелеп торыла. Шундый семинарларның берсе бүген шәһәрнең “Уймак кыз” бакчасында үтте. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның активлыгын, индивидуальлеген һәм иҗатын үстерүдә театрлаштырылган уеннар һәм күнегүләр куллануга багышланган иде.