Зәйдә авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасында спорт ярышлары узды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә “Сәләмәтлек” спартакиадасы кысаларында, “Энергетик” мәдәният сарае һәм “Энергия” стадионында, авылда яшәүче гаиләләр арасында спорт буенча ярышлар узды. Ярышлар аерым рәвештә, 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган малайлар һәм кызлар тәрбияләүче гаиләләр арасында оештырылды. Программага өстәл тенисы, шашка, җиңел атлетика һәм башка күп төрле уеннар кертелгән иде. Ярышларда 7 авыл җирлеге командасы катнашты. 2005-2006 елларда туган малайлар арасында ярышларда 1 нче урынга Баграж авылы җирлегенннән Бутаковалар, 2 нче урынга Аксар авылыннан Шәйхиевлар, 3 нче урынга Якты Күл авылыннан Углановлар һәм Түбән Биш авылыннан Халиуллиннар лаек булды. 2005-2006 елларда туган кызлар арасында ярышларда 1 нче урынга Поручик авылыннана Төхвәтуллиннар лаек булды. 2007-2008 нче елларда туган малайлар араснда 1 нче урынны Югары Мәлем авылыннан Насыйровлар,2 нче урынны Сәвәләй авылыннан Петровлар алды. Ярышларда җиңүчеләр район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе Мактау кәгазьләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International