Зәйлеләр Бөгелмәдә каратэ буенча ярышларда катнаштылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
Бөгелмә шәһәрендә каратэ буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар узды. Анда республиканың дистәдән артык шәһәре, Башкортстан, Удмуртиядән 300гә якын спортчы катнашты. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче яшүсмерләр яклады. Үз авырлыкларында Георгий Скопинцев, Данил Воробьев, Рамил Сөләйманов, Виталий Бочкарев җиңү яулады. Динар Мәүләветдинов, Владислав Семёнов, Эдуард Мазманян бронза медальгә лаек булды. 27 - 29 апрельдә Калининградта каратэ буенча халыкара турнир узачак. Анда Зәйдән Виталий Бочкарев, Элина Хөснетдинова, Дмитрий Лаврентьев катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International