Район башлыгы Р.Г. Кәримов терлекчелек тармагындагы эшләрне контрольдә тота

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Н. Галиәхмәтов, агрофирма бүлекчәләре җитәкчеләре, белгечләр катнашында терлекчелек тармагындагы эшләрнең барышы белән танышты. Районыбыз терлекчеләре тәүлегенә 84,1 тонна сөт җитештерәләр, бер сыерга уртача 15,6 кг югары сыйфатлы продукция туры килә. Иң югары күрсәткеч- 17,7 кг- “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсе Чыбыклы сөтчелек комплексында, 2,3 урыннарда 17,6 һәм 17,5 кг күрсәткечләре белән “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе Әхмәт, “Восток” агрофирмасының “Игенче” бүлекчәсе “Дүрт Мунча” сөтчелек комплекслары. Район башлыгы таналар үстерелүче фермаларда да эшнең барышы белән танышты. “Восток” агрофирмасының “Налим” бүлекчәсендә терлекчеләр тәүлегенә уртача 732 грамм артым алалар, “Үрнәк” бүлекчәсендә ул тагын да югарырак – тәүлегенә 808 грамм тәшкил итә. Разиф Кәримов бүген “Агросила” ЯАҖ генераль директоры С.Г. Барсукова белән дә очрашты.Алар көзге культуралар чәчелгән басуларны карадылар, терлекчелек биналарын ремонтлау һ.б.сораулар буенча фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International