Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Туган тел көне белән котлады

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге  татар дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны һәм бәйрәмгә җыелганнарны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады. Тантаналы чарада буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче туган телне, мәдәниятны һәм мирасны саклап калу - халыкның төп бурычы булуы хакында тагын бер кат  билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International