Зәйдә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе
Бүген С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Т.Ялчыгол скверында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Шигърият бәйрәмендә Тукайның әдәби мирасы, аның татар халкының мәдәнияте һәм теле үсешенә керткән өлеше турында ялкынлы чыгышлар яңгырады. Чарада катнашучылар татар һәм рус телләрендә әдипнең шигырьләрен укыдылар. Өлкәннәр һәм балалар бөек шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарып, бәйрәмгә ямь өстәде. ”Якты кондыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иҗади музыкаль номерлар әзерләп килгәннәр иде. Традиция буенча, бәйрәм чарасы Г.Тукайның инде татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International