ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2018 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балалар техник иҗатын үстерү һәм ярдәм итү Республика фестивале кысаларында Алабуга шәһәрендә “Мин- оста!” республика бәйгесе үткәрелде.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын йөрәктән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Май аеның бу беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе һәм шуңа да ул халык бәйрәме дип аталырга хокуклы.

28
апрель, 2018 ел
шимбә
Районда төрле яшьтәгеләр арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештырылуга иътибар зур. Шул рәвешле ел дәвамында укучылар, яшьләр, оешма-предприятиеләр, учреждениләр, авыл җирлекләрендә эшләүчеләр арасында төрле спорт төреннән ярышлар уза. Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасы узды. Ул спортның җәйге төрләрен колачлады. Җәйге спорт ярышлары йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы, җиңел атлетика, катнаш эстафета, гимнастикадан гыйбарәт булды. Әлеге спорт чарасын район-шәһәр ветераннар Советы, “Пенсия фонды” һәм спорт һәм туризм идарәләре бергә оештырды. Әлеге ярышларда районнан биш дистәгә якын өлкән кеше катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район-шәһәр ветераннар Советы рәисе Николай Шипков, “Пенсия фонды” идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова, спорт идарәсе баш белгече Фаил Гыйниятов катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышлар киеренке барды. Соңыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталарына ия булды. Тиздән алар Зәй данын “Сәламәтлек” спартакиадасының республика турында яклаячак.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калып килә. Бәйрәм уңаеннан районыбыз ветераннарына Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм район башлыгы Р.Г.Кәримовларның бүләкләре тапшырыла башлады. Районда барлыгы 194 кешегә Татарстан Республикасы Президенты бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Районыбызда яшәүче өч концлагерь тоткыны Галина Попова, Валентина Иванова һәм Мария Винокуроваларга район башлыгы бүләкләрне үзе тапшырды. Р.Г.Кәримов аларны бәйрәм белән ихлас күңелдән котлады, 9 май көнне узачак, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды.
5 китап авторы, “Ел китабы” бәйгесе җиңүчесе, иң яратып укыла торган язучы Зифа Кадырова Зәйлеләр белән очрашты. Чара Сөббух Рафиков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Язмыш кушуы буенчадыр, әдәбият дөньясына язгы ташкын кебек килеп кергән автор кыска гына вакыт эчендә укучыларның мәхәббәтен яулауга иреште,һәркемгә таныш хис-тойгыларны гади тел белән үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, күңелләрне әсир итте. Аның “Сагынырсың мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер” дип исемләнгән повестьларында кайнап торган тормыш үзе, йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган кичерешләр, уйландыра, күңелне борчый, дулкынландыра торган вакыйгалар. Зифа ханымның әсәрләрендә тасвирлана торган сюжетларның һәркайсы тормыштан алынган. Аларда күңелне тетрәндергеч вакыйгалар тасфирлана. Китап укучылар 2 сәгатькә сузылган очрашу барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу җылы мөгамәләдә узды. Соңыннан автор үзенең теләкләрен китап битләренә язып китапханәгә очрашу истәлеге бүләк итте.

27
апрель, 2018 ел
җомга
27 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй районы белем бирү оешмалары җитәкчеләр катнашуында “Белем бирүнең сыйфатын күтәрү – белем бирү учрежденияләренең төп бурычы”, “ Анализ һәм үсеш перспективалары” дигән темага методик семинар узды.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Чернобыль атом-электр станциясендә 32 ел элек булган фаҗига уңаеннан тематик очрашу үтте. Ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” һәм “Музей язы-2018” проектлары кысаларында уздырылды. Чарада якташларыбыз – Владимир Санин, Вячеслав Лыков, Наил Кашапов һәм Тәлгать Мәрданов һәм башка чернобыльчеләр катнашты. Алар шул вакыттагы хәлләр турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
27 апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвенә алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтүдә бизнес-планнарны бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды.
25 апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы узды.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чагында, шаулап – гөрләп яз килгәндә, татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез дөньяга килгән. 26 нчы апрельдә бөтен дөнья татар халкы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International