ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген дә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия район территориясендәге агрофирмаларга караган чәчүлек җирләрен кабул итүне дәвам итте. Комиссия составындагы белгечләр нигездә “Зәй шикәре” агрофирмасына караган басуларда, “Союз-Агро” хуҗалыгы кырларында һәм берничә фермер басуларында булдылар.
Зәй районында республика программасы буенча төзекләндерелә, төзелә торган мөһим социаль объектлар район җитәкчелегенең ныклы контролендә тора. Әлеге объектларны күз уңында тоту, аларга еш рейдлар ясау эш сыйфатын бәяләү, эшне вакытында башкаруга китерә.
Бүген “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге“ дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Зәй металл корылмалар заводы” АҖендә “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды.

 “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре - акчалата премияләр тапшыру тантанасы быел да 1 июнь – Балаларны яклау көнендә ТР Министрлар Кабинетында оештырыла. Фестивальдә катнашып, үзләренең чыгышлары белән таң калдырган талантлы 40 бала Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендияләрен ала.


29
май, 2018 ел
сишәмбе
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итү эшенә кереште. Ул ике көн дәвам итәчәк. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар, бүлекчә җитәкчеләре, җирлек башлыклары бар.
1 июньдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итүе пунктында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә. Кабул итү вакыты көндезге сәгать 11дән 1гә кадәр. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

28
май, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Р.Г. Кәримов физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен “Ялта-Зәй” спорт үзәге директоры Э.Э. Галиевка “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесен тапшырды.
Соңгы елларда районыбыз мәдәни объектларга байый бара. Республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш, Түбән Лоҗы, Иске Тәкмәк, Поповка авыллары күпфункцияле үзәккә ия булды инде.

25
май, 2018 ел
җомга
Зәй агрофирмалары инженерлык хезмәтләре бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү техникаларын (чапкыч, ваклагыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайнары) әзерләү белән мәшгуль.

24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды, анда «ДомкорИндустрия» ҖЧШ, «ДиаДэнас» ҖЧШ, «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы предприятиеләре эш тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International