2 июньдә Зәйнең «Энергия» стадионы спорт мәйданчыгында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда 11 авыл җирлеге : Сәвәләй, Поручик, Чыбыклы, Багряж, Аксар, Якты Күл, Поповка, Түбән Биш, Югары Шепкә, Александр Бистәсе, Кадер авылы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Аксар командасы - җиңүче, Поручик белән Чыбыклы җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны алды.
1 июньдә Зәйдә районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Изге Рамазан аенда районыбыз мөселманнары өчен әлеге дини чараның дүртенче ел рәттән оештырылуы. Бу юлы да ураза тотучы райондашларыбызны автобуслар белән Политехник колледжга жыйдылар.