Район башлыгы Р.Г. Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Р.Г. Кәримов физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен “Ялта-Зәй” спорт үзәге директоры Э.Э. Галиевка “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесен тапшырды. Киңәшмәсенең көн тәртибенә куелган 5 мәсьәлә буенча Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы А.Н. Фәсхетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н. Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А.В. Кириллов, балаларның җәйге ялын оештыру буенча, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков, Зәй газ хуҗалыгының 1 нче кварталга эшчәнлеге һәм алда торган бурычлары буенча оешма җитәчесе А.А. Йосыфов чыгыш ясады. Районда көн кадагында торган хезмәт базары торышы турындагы мәгълүмат белән мәшгульлек үзәге директоры Е.В. Андреева, санитар-экологик икеайлыкның барышы белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләренең электрон формасы турында мәгълүмат белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Р. Әмиров таныштырды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г. Кәримов нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International