Зәйдә агрофирмаларга караган чәчүлек җирләрен тикшерү дәвам итә

2018 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген дә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия район территориясендәге агрофирмаларга караган чәчүлек җирләрен кабул итүне дәвам итте. Комиссия составындагы белгечләр нигездә “Зәй шикәре” агрофирмасына караган басуларда, “Союз-Агро” хуҗалыгы кырларында һәм берничә фермер басуларында булдылар. Чәчүлекләрнең тишелеше, яхшы үсүеннән барысы да канәгать калды. Соңыннан Чыбыклы авылы башындагы мәйданда терлек азыгы әзерләү техникалары каралды. “Зәй шикәре” агрофирмасында быел 2734 гектарда- шикәр чөгендере, 3200 гектарда – арпа, 2200 гектарда – язгы бодай, 3265 гектарда – көзге бодай, 560 гектарда орлык өчен кукуруз чәчеп үстерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International