Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре “Зәй металл корылмалар заводы” АҖ хезмәткәрләренә консультация бирде

2018 елның 30 мае, чәршәмбе
Бүген “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге“ дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Зәй металл корылмалар заводы” АҖендә “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды. Чара кысаларында хезмәткә урнаштыру һәм махсус прораммалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева предприятие хезмәткәрләренә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” Законның төп положениеләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә үзенә кирәкле эшне эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе турында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында белгечләр эшкә урнашу периодында уртача хезмәт хакын саклап пособие түләү, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм сроклары белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде. Чарада барлыгы 45 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International