Зәй агрофирмалары инженерлык хезмәтләре бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү техникаларын (чапкыч, ваклагыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайнары) әзерләү белән мәшгуль. 28 майга әлеге техникаларны әзерлек сызыгына кую бурычы тора. Шул рәвешле 28 майдан 1 июньгә кадәр терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеген тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус комиссия эшләячәк.