Ураза гаете көнне Зәйдә балалар да игътибар үзәгендә булачак: үзәк мәчет биләмәсендә хакимият булышлыгы белән сәгать 9да балалар өчен «Хәйрия» дигән бәйрәм үткәрелә. Чарада алар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мондый «Хәйрия» бәйрәме районыбызда өченче ел рәттән уздырыла.
19 июньдә Түбән Камада видеоконференция режимында гражданнарны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич Шадриков кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү барышында экология һәм табигатьне саклау, табигый ресурслардан файдалануга кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Кабул итү Красный Ключ бистәсе, Яр буе урамы, 7нче йорт адресы буенча уза. Алдан язылып кую 8 (8555) 45-66-56 номеры аша 15 июньгә кадәр мөмкин булачак.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Әлеге дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, илнең халыкара абруен ныгытуга юнәлдерелгән стратегик курс илебез халкы тарафыннан киң яклау тапты.