ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге 158 кешелек Зәй делегациясенең Алтай Сабантуен оештыру һәм үткәрүдә катнашуын хәбәр иткән идек инде. Сабантуйның төп бизәге булган милли көрәш бәйгесе 93 спортчы арасында 4 авырлык үлчәвендә үткәрелде, аларның икесендә Зәй егетләре Булат Гадершин белән Рөстәм Сәлахов батыр калды.

19
июнь, 2018 ел
сишәмбе
14 июньдә Зәй мәшгульлек үзәге мобиль офисы “Йолдызлык” балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда булды. «PROFF-навигатор» һөнәри ореинтлашу проекты кысаларында профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чара уздырды. Очрашу барышында балалар төрле викториналарда актив катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, гадәти булмаган һөнәрләр белән таныштылар һәм теге яки бу йолдызнамәгә нинди профессия туры килүен ачыкладылар. Теләге булганнар Л. Йовайши методикасы буенча тестлаштыру узды, аннан үзләренең нинди эшчәнлек төренә якын булулаын белделәр. Чарада 12-15 яшьлек 30 бала катнашты.

18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

. 26 нчы июньдә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырылачак. Кабул итү вакыты: 9.00дан 12.00 сәгатькә кадәр була. Кабул итүне Татарстан Республикасы техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Афраимович үткәрәчәк. Белешмәләр өчен телефон : 8(9372985502 ), 8(843)2217785. Кабул итү :Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 нчы йортта узачак.

17 июньдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта “Спортлы Зәй” дигән мәдәни-сәламәтләндерү чарасы узды. Ачык һавада үткән бу чарада “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннарны инструктор Эльмира Вдовина үткәрде.
Узган шимбәдә Иске Зәй бистәсендә Сабантуй булды. Анда көрәшчеләр ике -80 һәм 80 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашты. 80 килограммга кадәр авырлыкта Александр Хисматуллин, 80 килограммнан югары үлчәүдә Илнар Хәйруллин җиңүче булды. Баш батыр булып Илнар Хәйруллин калды.
Калугада яшүсмерләр һәм кызлар (2001-2002 елларда туганнар) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Анда “Барс” спорт мәктәбеннән Кирилл Герасимов 2000 метр арада каршылыклы йөгерүдә өченче урынга лаек булды.
13-14 июньдә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында ярыш узды. Анда ирләр командаларыннан Иске Зәй белән 4нче мәктәп арасындагы уен 2:0, хатын-кызлар арасында “Барс” мәктәбе белән Сәвәләй командасы 2:0 исәбе белән тәмамланды. 3-4, 1-2 урыннар өчен уеннар 23 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Сабантуйда узачак.
Бүген Сабантуй Россиянең 57 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә бәйрәм ителә, Алтай краенда аны 1994 нче елдан бирле үткәреп киләләр. Моңа кадәр Зәй делегациясе башлыча Самара өлкә Сабантуен үткәрешергә йөрсә, быел Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, безнең районга тирән ышанычын белдереп, Алтай Сабантуена баруны йөкләде.

15
июнь, 2018 ел
җомга
Искә алу чарасы Ринат Фәрдиев исемен йөрткән паркта, истәлек билгесе янында уздырылды. Биредә аның туганнары, якыннары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре җыелды.
Бүген барча мөэмин-мөселманнар ислам динендәге иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм итә. Рамазан ае буе иртән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап, кич кояш баегач авыз ачып, ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәнде, үзләрендә сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде ураза тотучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International