Район башлыгы Р.Г. Кәримов мөселманнарны Ураза гаете белән котлый

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән, мөселманнарның иң олы мәгънәгә ия дини бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм изге Рамазан ае белән саубуллашу, һәр мөселманның таң атканнан кояш баеганчыга кадәр ураза тотып рухи ныклыгын сынау ае бәйрәме дә. Игелекле эшләр кылу, мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмдә иң өстен куелучы гамәлләр. Күп гасырлар дәвамында ислам дине Татарстанның һәм шул исәптән безнең муниципаль районның да рухи һәм мәдәни мирасын ныгытуда зур роль уйный. Башка диннәр белән үзараярашып, аңлашып ул Зәй җирендә милләтара һәм конфессияләрара мөнәсәбәтләрне заман тенденцияләре шартларында гармонизацияләү чыганагына әверелде. Изге Рамазан ае күпгасырлык традицияләрне ныгыту һәм яңа мәрхәмәтле гамәлләр кылуга рухи көч өстәде. Ураза гаете бәйрәме безнең йортларыбызга шатлык, уңышлар, бәхет-сәгадәт алып килсен. Чын күңелдән барчагызга тынычлык, имин көннәр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International