Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
Район башлыгы Разиф Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде
25 нче июнь аппарат киңәшмәсе Никифоров урамы, 71нче йортта булган шартлау нәтиҗәсендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов киңәшмәдә катнашучыларны шәһәрдә килеп туган гадәттән тыш хәл турында белешмә белән таныштырды.
Зәйдә чыгарылыш кичәләре үтә
Районыбызның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтә. Мәктәптә 11 ел дәвамында белем алу, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру барысы да артта калды. Быел район буенча 178 укучыга тантаналы төстә урта белем турында аттестат тапшырылачак. Бүген Р.Ш.Фәрдиев исемендәге ял паркында кичке 17.00 сәгатьтә алар өчен “Йолдызлы кичә” оештырыла.
Зәйдә юбилярларны котлау дәвам итә
Районыбызның 3 ветераны үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар Сәрәпәле авылында яшәүче Степанова Анна Ивановна, Зичәбаш авылында яшәүче Антонов Ксенофонт Константинович һәм Иске Зәй бистәсендә яшәүче Симонова Анна Кузьминична. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыклары котлады. Ветераннарга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре алар өчен күңелле концерт программасы әзерләгәннәр иде.
Бәйрәмнең иң көчле кул көрәштерүчеләре билгеле булды
23 нче июньдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында кул көрәше буенча ярышлар узды. Хатын-кызлар арасында 60 кг.га кадәрге авырлык үлчәвендә 1 урынга- Вәлиева Алсу, 2 урынга-Морданова Рузалия, 3 урынга Маврина Наталья, 60 кг. нан артыграк авырлык үлчәвендә 1 урынга- Дубинина Анастасия , 2 нче урынга Терентьева Елена, 3 нче урынга Мусина Люба лаек булды.
23
июнь, 2018 ел
шимбә
Район башлыгы Разиф Кәримов ветераннарга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен тапшырды
Бүген халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм иткәндә ил азатлыгы өчен көрәштә катнашкан сугыш ветераннары аерым игътибар үзәгендә булды. Зәйдә яшәүче 5 ветеранга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.
Зәйдә район Сабантуе кысаларында ат чабышлары узды
Зәй Сабантуе традицион төстә быел да шәһәр ипподромында ат чабышлары белән башланып китте. Берничә төркемдә үткәрелгән узышларда 44 чабышкы катнашты. Районыбыз чабышкылары белән көч сынашырга Актаныш, Алексеевский һәм республиканың башка районнарыннан килүчеләр бар иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне Сабантуй белән котлый
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән язгы кыр эшләре тәмамлануны гәүдәләндергән милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм.
22
июнь, 2018 ел
җомга
Зәйдә декрет ялындагылар квалификациясен күтәрә
Өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы 10 әни яңа белемнәр, күнекмәләр алу һәм булган белемнәрне яңарту максатында 21 июньнән укуга кереште. Укулар Зәй мәшгульлек үзәге тарафынннан «1С: Предприятие» программасы буенча оештырыла.
21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү дәвам итә
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре белән бергә хезмәткә яраклы яшьтәге гражданнарны һәм балигъ булмаган 14-18 яшьлек гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатыннан социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә булдылар.
Халкыбызның борынгыдан килгән милли бәйрәме Сабантуй Зәйдә 23 нче июньдә булачак
Елдан - ел оештыручылар бәйрәм программасын яңартырга, тамашачы өчен кызыклырак итәргә тырышалар. Быел да Сабантуй кунаклары күп төрле кызыклы уен- бәйгеләр, спорт ярышларында катнашып, җитезлек- елгырлыкларын, осталыкларын күрсәтә ала. Зәйлеләр һәм шәһәр- районыбыз кунаклары игътибарына татар эстрадасы җырчылары катнашында бай концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Көрәшчеләребез, гер күтәрүчеләр иң яхшы техник алымнар күрсәтергә әзерләнә. Сабантуй, гадәттәгечә, шәһәр ипподромында ат чабышларыннан башланып китәчәк. Аннан соң бәйрәм чаралары Р.Фәрдиев исемендәге паркка күчә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз