Зәйдә район Сабантуе кысаларында ат чабышлары узды

2018 елның 23 июне, шимбә

Зәй Сабантуе традицион төстә быел да шәһәр ипподромында ат чабышлары белән башланып китте. Берничә төркемдә үткәрелгән узышларда 44 чабышкы катнашты. Районыбыз чабышкылары белән көч сынашырга Актаныш, Алексеевский һәм республиканың башка районнарыннан килүчеләр бар иде. Быел, гадәттәгечә, пониларны беренче узышка чыгармадылар. Сәбәбе дә бик җитди: Маркиза кушаматлы пони әле быел гына колынлаган, аларны колыны белән бергә татар милли киемнәреннән мәйдан тирәли әйләдереп, халыкка күрсәтү оештырылды. Ярышлар 1200 метр арага биш ат арасында башланып китте. Биредә эшмәкәр Миргазов Илдарның “Грефет-фрут” кушаматлы аты беренче, “Нива” ҖЧШнән “Хрипона” кушаматлы чабышкы икенче, “Челтәр компаниясе” ҖЧШнең “Фугаска” кушаматлы юртагы өченче булды. 2400 метр арага узышларда 20 ләп ат катнашты, шул сәбәпле бу төркемне икегә бүлеп чабыштырдылар. Соңыннан ике заездда беренче өч урынны алган “Каролина”, “Орбит”, “Галочка”, “Тахограф”, “Гордый”, “Фисташка” кушаматлы атлар абсолют беренчелек өчен кабат узышты. Биредә беренчелекне “Каролина” беркемгә дә бирмәде. Ул “Нива” ҖЧШннән.Икенче урында "Гордый" кушаматлы ат (С.Талипов), 3нче урында - "Орбит" (И. Якупов). 2000 метр арага чабышларда 9 ат катнашты. Анда эшмәкәр Николай Казаковның “Мерш” кушаматлы аты беренче, Алексеевскийдан “Фишка” кушаматлы ат икенче, “Зәй” агрофирмасыннан “Белла” финишка өченче килде. Англо-араб токымлы чабышкылар арасындагы узыш та бик мавыктыргыч булды. Биредә “Гордый” –I , “Каламбур” –II булды, алар икесе дә “Нива” ҖЧШнеке. Ә “Зәй шикәре”нең “Маяк” бүлекчәсеннән “Стрелка” III урынны яулады. Җирле атлар арасында да чабышлар кызыклы үтте. 2400 метр арага чапкан юртаклардан Югары Шепкә аты “Милка”га тиңнәр булмады. Ә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Фатима” белән “Малышка” кушаматлы атлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Ат чабышлары быел понилар арасындагы узышлар белән йомгакланды. Анда “Шахризада”, Попрыгушка”, “Забава” беренче өчлекне яулауга иреште. Призлы урыннар алучыларга акчалата бүләкләргә сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International