Елдан - ел оештыручылар бәйрәм программасын яңартырга, тамашачы өчен кызыклырак итәргә тырышалар. Быел да Сабантуй кунаклары күп төрле кызыклы уен- бәйгеләр, спорт ярышларында катнашып, җитезлек- елгырлыкларын, осталыкларын күрсәтә ала. Зәйлеләр һәм шәһәр- районыбыз кунаклары игътибарына татар эстрадасы җырчылары катнашында бай концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Көрәшчеләребез, гер күтәрүчеләр иң яхшы техник алымнар күрсәтергә әзерләнә. Сабантуй, гадәттәгечә, шәһәр ипподромында ат чабышларыннан башланып китәчәк. Аннан соң бәйрәм чаралары Р.Фәрдиев исемендәге паркка күчә.
Район Сабантуе программасы:
Ипподром 9.00- ат-спорт ярышлары;
“Энергия” стадионы: 10.00 – җиңел атлетика, футбол ярышлары;
Спорт мәйданчыгы:
9.30-яшүсмерләр арасында көрәш
11.00- ир-атлар арасында көрәш
9.30-15.00 Спорт төрләре буенча ярышлар (волейбол,мас-рестлинг,шахмат- шашка, гер күтәрү,кул көрәше, авыр атлетика)
Октябрь урамы ягыннан балалар мәйданчыгы сәхнәсе:
10.00-15.00 Балалар Сабантуе;
Җиңү проспектында халык сәхнәсе:
11.40 – “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореографик ансамльләре чыгышы; 13.00 – “Авыл хуҗабикәсе”, “Татар егете” бәйгеләре;
Ринат Фәрдиев исемендәге парк:
10.30-фольклор коллективлар чыгышы, милли ашлардан күргәзмә-сәүдә;
Ефимов урамында сәхнә мәйданчыгы:
12.00-“Сабантуй гүзәле” район бәйгесе, 14.00 – авыл җирлекләре үзешчәннәре концерты;
Төп сәхнә:
11.00 – Сабантуйны тантаналы төстә ачу; 11.20- район башлыгы сәламләве, алдынгылар, ветераннар, Сабантуй батырлары парады; 12.00- “Бәллүр” триосы концерты; 13.00- татар эстрадасы йолдызлары Илназ Минвәлиев, Ләйсән Тимерханова концерты; 14.00 – Раяз Фасыйхов концерты; 15.00-татар эстрадасы йолдызлары Алсу Әбелханова һәм Людмила Гатауллина чыгышы; 16.00 – Фирдүс Тямаев концерты.