Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде
2018 елның 25 июне, дүшәмбе
25 нче июнь аппарат киңәшмәсе Никифоров урамы, 71нче йортта булган шартлау нәтиҗәсендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов киңәшмәдә катнашучыларны шәһәрдә килеп туган гадәттән тыш хәл турында белешмә белән таныштырды. Шартлау вакытында зыян күргән 10 кешенең икесе вафат, 2 кеше республика клиник хастаханәсендә, 4 кеше район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә ята (аларның хәле тотрыклы), 2 кеше фаҗига булган көнне табиб караганнан соң кайтарып җибәрелгән.Барлык хезмәтләр авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруга җәлеп ителгән, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм чаралары күрсәтелә. Йортның 8нче подъезды тирәсе әйләндереп алынган, подряд оешмасы билгеләнгән, җимерелгән фатирларны сүтү эше башланачак. Подъездда яшәүчеләрнең берсе вакытлыча «Яшьлек» боз сараена урнаштырылган, калганнары- туганнары, дусларында яшәп торырга карар кылганнар. 1-7 подъездларда барлык коммуникацияләр тоташтырылган, аларда яшәүчеләрнең тормышына куркыныч янамый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә шартлау нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә матди ярдәм күрсәтү турында күрсәтмә бирде. Вафат булучыларның туганнарына Татарстан бюджетыннан 1млн.сум, зыян күрүчеләргә – сәламәтлекләренә килгән зыянга карап акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Аппарат киңәшмәсендә шулай ук райондагы оператив хәл һәм авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы каралды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
июнь, 2026 ел
Зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – контракт хезмәте рядовое Абдуллин Артур Линар улы һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гвардия сержанты Гуров Максим Алексеевич белән хушлашты. Матәм панихидасы "Энергетик" мәдәният йортында узды.
15
июнь, 2026 ел
Зәй районы күренекле якташыбыз Фаяз Хуҗин белән хушлашты
Бүген районыбыз күренекле якташыбыз Фаяз Шәрип улы Хуҗинны соңгы юлга озатты. Ул озакка сузылган каты авырудан соң, 75 нче яше белән барганда вафат булды.
Зәйдә туган көнендә Ринат Фәрдиевне искә алдылар
Бүген зәйлеләр Ринат Фәрдиев исемендәге паркта районның элеккеге башлыгы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлеген хөрмәтләү өчен җыелдылар. Бүген аңа 70 яшь тулган булыр иде. Бирегә Ринат Шәех улының төрле елларда бергә эшләгән туганнары, көрәштәшләре, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге, Зәй җәмәгатьчелеге җыелган иде.
11
июнь, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Россия көне белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм район кунаклары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз