Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне Сабантуй белән котлый
2018 елның 23 июне, шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән язгы кыр эшләре тәмамлануны гәүдәләндергән милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм. Ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән Сабантуе халкыбызның хезмәтне ярату, җиңүгә омтылыш, мәрхәмәтлелек, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт кебек иң яхшы сыйфатларны үзенә туплаган. Сабантуе, исеменнән үк күренгәнчә, язгы кыр эшләре тәмәмлангач та, киләсе уңышка мәдхия буларак уздырыла. Район игенчеләре яңа заманча технологияләрне гамәлгә кертеп, үсемлекчелек һәм җирне эшкәртүдә фәнни якын килеп, елдан-ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыра бара. Агымдагы елда да югары уңыш алырга төпле нигез бар. Хуҗалыкларда җитәкчеләр һәм белгечләрнең эшне оештыра белүе, механизаторларыбызның намуслы хезмәте язгы кыр эшләрен оптималь кыска срокларда башкару мөмкинлеге бирде. Быел чәчүлек мәйданнары 72 мең гектар тәшкил итә. Язгы культуралар - 49 мең, шикәр чөгендере 9 мең гектар мәйданда игелде. Табигать тә безгә хәер-хаклы: шифалы яңгырлар явып, игеннәр яшел хәтфкебек утыра, районыбыз игенчеләре җылы көннәр килүен түземсезлек белән көтәләр. Хөрмәтле зәйлеләр! Үзенең көндәлек хезмәте белән районыбыз, республикабызның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Авыл хезмәтчәннәренең туган җирне яратып, аңа бирелеп, район иминлеген кайгыртулары чиксез хөрмәткә лаек. Чын йөрәктән барыгызга да ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, кырларда мул уңыш, табыннарыбызның муллыгын, иминлек һәм күңел тынычлыгы телим. Бу бәйрәм сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз