Район башлыгы Разиф Кәримов ветераннарга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен тапшырды

2018 елның 23 июне, шимбә
Бүген халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм иткәндә ил азатлыгы өчен көрәштә катнашкан сугыш ветераннары аерым игътибар үзәгендә булды. Зәйдә яшәүче 5 ветеранга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды. Дәүләт бүләгенә сугыш ветераннары Иванов Тудияр Туйдулович, Ермолаев Лев Яковлевич, Лапин Николай Ермолаевич, концлагерь тоткыннары Винокурова Мария Трофимовна һәм Иванова Валентина Григорьевна лаек булдылар. Беренче 4 ветеранга медаль Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткәндә бирелгән иде, тагын бишесенә Россия көнендә тапшырылды. Дәүләт бүләге Республика көненә кадәр сугыш ветераннары, Ленинград чолганышында булучылар һәм концлагерь тоткыннарының барысына да тапшырылачак. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International