Бүген Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе
1936 елның 3 июлендә Халык комиссарлары Советы карары белән эшче-крестьян милициясенең баш идарәсендә дәүләт автомобиль инспекциясе оештырыла. 1998 елда инде күнегелгән ГАИ аббревиатурасын ГИБДДга (ЮХИДИ) алыштырып куялар. 2002 елда дәүләт автомобиль инспекциясенә тарихи исеме кайтарыла. Бүген бу хезмәт яңадан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе дип атала. Исемен үзгәртеп тору юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларның бурычларын үзгәртмәде. Ул да булса юл кагыйдәләрен санга сукмаска маташучыларны "авызлыклау", аварияләрне кисәтү, юл хәрәкәтендә катнашучыларны: автомобильчеләрне, җәяүлеләрне, беренче чиратта балаларны тәрбияләү, аларның - җәяүлеләр буларак, хәрәкәт кагыйдәләрен үтәп йөрүләренә ирешү, шул рәвешле юлларда балалар имгәнүенә юл куймау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International