Зәйдә район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшен даими комиссия рәисе урынбасары, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ф.Н. Николаева алып барды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Депутатлар алар буенча чыгышларны тыңлаганнан соң, карар проектлары әзерләп, район Советының якын арада булачак утырышы каравына куярга дигән карар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International