Зәйдә район Советының бюджет- финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет- финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар Зәй муниципаль районының 2018 нче елгы һәм пландагы 2019- 2020 нче елларга бюджеты, Зәй муниципаль районы җирлекләренә җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен башка бюджетара трансферлар бирү тәртибе, ТРсы Зәй муниципаль районы кирәк –яракларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы турында фикер алыштылар. Көн тәртибенә кергән сораулар буенча карар проектлары кабул ителде. Алар якын арада узачак район Советы утырышы каравына тәкъдим ителәчәк. Даими комиссия утырышы эшендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International