Зәй балалары Төркиядән җиңү яулап кайта

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Төркиядә “Кояш йорты - Төркия” дип аталган халыкара III балалар иҗат фестивале үтте. Анда Зәйдән “Энергетик” Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль - хореография ансамбле дә катнашты. Әлеге фестивальдә безнекеләр иң зур бүләк – Гран-при алуга иреште. Ә аерым башкаручылар арасында Сөмбел Мөхәммәдиева - I дәрәҗә, Тамила Мамедова II дәрәҗә лауреат исемнәре алдылар. Алина Нәфыйкова I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде һәм аңа “Ералаш” программасында төшәргә тәкъдим ителгән. Инструменталь уен коралларында башкару осталыгы буенча Карина Муханова фортепианода уйнап I дәрәҗә лауреат исемен яулады, аның энекәше Эмиль Муханов гитарада уйнап диплом алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International