Зәй яшүсмерләре шәһәр предприятиеләрендә эшли

2018 елның 3 июле, сишәмбе
Июль аенда Зәйнең тагын 64 укучысы хезмәт вахтасына чыкты. Яшүмерләр Зәй ГРЭСына - ярдәмче эшче һәм территорияне җыештыручы, “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесенә әйдаманнар һәм яшелләндерү хуҗалыгына эшчеләр итеп урнаштырылды. Балалаларга чүп җыештыру, чәчәкләр утырту һәм аларга су сибү, яшь агачларны тәрбияләү, яшәү урыны буенча клубларда, спорт мәйданчыкларында кече яшьтәге мәктәп укучыларының ялын оештыру кебек бурычлар йөкләнгән. Беренче чиратта күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, опекада булган, шулай ук мәктәп һәм полиция бүлегендә исәптә торучы яшүсмерләр эшкә урнаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International