Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Әлеге тема Зәй районы башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да төп мәсьәлә булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәрвакыт мөһим, әмма балаларыбызны юл афәтләреннән саклау икеләтә-өчләтә игътибар сорый. Һәр мәктәп автобусы маршруты тиешле таләпләрне үтәп йөрергә, һәр мәктәптә балаларга юл кагыйдәләрен җитди аңлату эшләре алып барылырга тиеш. Җәйге каникуллардан соң аларга юл йөрү тәртибен даими искәртеп тору кирәк, бу педагогларга да, әти-әниләргә дә кагыла. Укуларның беренче көнендә-3 сентябрьдә һәр мәктәптә линейкалар ясап, аларда ЮХИДИ инспекторларының катнашуы кирәк, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Башкарма комитет җитәкчесе кагыйдә бозган һәр мәктәп баласы белән аерым сөйләшү мөһимлеген дә ассызыклады. Районда 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” айлыгы бара. Бу арада ЮХИДИ инспекторлары балалар учреждениеләре тирәсендә көчәйтелгән режимда эшли. Ә мәктәп автобусларына килгәндә, районда алар - 18. Һәр автобусның төзеклеге, педагоглар тарафыннан озатылып йөрелүе турында да мәгълүмат бирелде. Комиссия утырышында юлларны төзекләндерелү торышы да тикшерелде.
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республика өчен нәтиҗәле хезмәт куеп, аерым хөрмәткә лаек булган, үрнәк балалар үстерүче гаиләләр белән очраша. Бу күркәм чара Республика көне алдыннан традицион төстә оештырылып, гаилә кыйммәтләре мөһимлеген ассызыклый, хезмәтләре белән үрнәк татарстанлыларны хөрмәтләүне чагылдыра. Безнең Зәй районыннан Президент кабул итүләренә күп балалы Лопатиннар гаиләсе бара. Ә аңа кадәр җиде балалы Лопатиннар район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашты. Район башлыгы аларны борчыган проблемалар турында да сорашты, теләк-ниятләрен дә белеште, күпбалалы гаилә өчен районда тудырылган чаралар турында да мәгълүмат бирде. Район башлыгы Разиф Кәримов Лопатиннар гаиләсенә иң изге теләкләрен белдерде, алар кебек гаиләләрнең күп булуын теләде. Өч ул, дүрт кыз үстерүче Ирина һәм Александр Лопатиннар - Зәйдә һәрьяктан үрнәк булулары белән билгеле кешеләр.