Зәй районына - ике машина бирелде

2018 елның 29 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы. Муниципаль районнарга бирелгән 93 автомобильнең икесе Зәй районына кайта. Бүген Президент кулыннан машина ачкычларын тантаналы төстә Аксар һәм Сәвәләй авыл җирлекләре башлыклары алды. Бәйгегә барысы 200дән артык гариза кергән булган, шулар арасында зәйлеләрнең дә җиңү яулавы, машиналы булуы куанычлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International