ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга
Зәйдә ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе үтә. Аның кысаларында быел чаралар аеруча күп уздырылды. Бүген исә аларның иң зурысы район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында үтте. Быел шәһәр-районда 1нче сыйныфка баручы 603 бала исәпләнә, шуның 97се- ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче. Балаларга портфельләр тапшыру чаралары ике урында оештырылды: 6нчы мәктәптә - шәһәрдә яшәүчеләр, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә – авыл җирлекләрендә яшәүче балалар өчен. Ике чарада ныклы әзерлек белән, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм буларак үтте.
23 нче августка Зәй районының иң яхшы комбайнчылары билгеле булды. Алар «Тукано» комбайнында (“Зәй” агрофирмасы)Андрей Митрофанов 2637 тонна, «Тукано» комбайнында (Зәй агрофирмасы)Айрат Сафин 2181 тонна, Нью Холланд комбайнында (Зәй агрофирмасы) Рамил Сибгатуллин 2114 тонна, Дмитрий Исаичев( Зәй агрофирмасы) «Тукано» комбайнында 1914 тонна, Михаил Никандров (“Зәй шикәре” агрофирмасы) «Нью Холланд» комбайнында 1629 тонна, Владимир Бутяев (“Зәй шикәре” агрофирмасы) «Нью Холланд» комбайнында 1614тонна, Рәйхан Шиһапов (“Восток” агрофирмасы) «Тукано» комбайнында 1582тонна,Рамил Шакирҗанов (Зәй агрофирмасы)«Тукано» комбайнында 1551 тонна, Госман Сәфиуллин (“Восток” агрофирмасы) «Тукано» комбайнында 1545тонна бодай суктырдылар.
Бүген Зәйдә район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә коррупциягә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышы үтте. Агымдагы елның 6 ае эчендә районда ачыкланган коррупциячел гамәлләр буенча шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов чыгыш ясады. Шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциячел гамәлләрне кисәтү эше барышы да бәян ителде. Моннан тыш торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күпкатлы йортларга төзекләндерү үткәрү өчен билгеләнгән средстволарның максатчан кулланылу мәсьәләсе дә күтәрелде.

23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Гадәттәгечә, яңа уку елы алдыннан Татарстанда әти-әниләре инвалид булган, аз керемле гаиләләр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә. 2018-2019 уку елында Зәй муниципаль районында 600 бала беренче сыйныфка керә. Шуларның: 96 бала - ярдәмгә мохтаҗ; 60 бала - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче; 2 бала - әти-әниләре беркайда да эшләмәүче гаиләдән; 5 бала - тәрбиягә бала алучы гаиләдән; 24 бала- күп балалы гаиләдән; 2 бала -имин булмаган гаиләдән; 1 бала -әти-әниләре инвалид булган гаиләдән; 2 бала- инвалид-бала. Шулай ук 2-11нче сыйныфта укучы балалары булган аз керемле 17 гаиләгә Зәй муниципаль район башлыгы, Попечительләр киңәшмәсе, микрорайон депутатлары, предприятие вәкилләре, укытучылар коллективлары ярдәмендә республика акциясе кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.

22
август, 2018 ел
чәршәмбе
Татарстанда яңа уку елы башланыр алдыннан традицион рәвештә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе уза. Акция аз керемле, күп балалы ярдәмгә моһтаҗ гаиләләрне мәктәпкә әзерләүне үз эченә ала. Быел районда 1 нче сыйныфка 600гә якын бала баруы көтелә. Шуларның 96 сы ярдәмгә моһтаҗ балалар исәбендә. Бу балаларга һәм 2-11 сыйныфларда укучы башка аз керемле гаиләләргә, шушы акция кысаларында район башлыгы, предприятие-оешма җитәкчеләре, депутатлар һәм эшмәкәрләр ярдәме күрсәтелер дип көтелә.
Республикада, шул исәптән безнең районда, бөртеклеләрне җыю эше югары темпларда бара. Татарстан кырларында 1,5 миллион гектар мәйданда үскән ашлыкның инде яртысы җыеп алынды. Ә безнең районда 22 августка авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 30 мең гектарга якын мәйданда игеннәр инде суктырылып өлгерелде. 103 мең тонна суктырылган ашлыкның 83 мең тоннасы элеваторларга озатылган. Бу - барлык мәйданның 80 проценты дигән сүз. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача уңыш - 37 центнер. Әлеге күрсәткеч - республикада иң зурысы, зәйлеләр быел да бер гектар җирдән иң мул уңыш алуда алдынгылыкны бирми.
Бүген 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Флагтагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт. Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда да төрле чаралар уздырыла. “Каенкай” балалар бакчасында “Илебез флагы турында сөйләшәбез” уен программасы оештырылды. Чара балаларда хәрби патриотик хис, дәүләт символларына карата, туган ватаныбызга карата хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Балалар бәйрәм уңаеннан оештырылган барлык конкурсларда катнаштылар һәм чара азагында өлкәннәр белән беррәттән Россия Федерациясе гимнын башкардылар.
Агымдагы елның 24 августында, Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле һәм Россиянең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары белән берлектә, суд карарларының үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итүне оештыра.Сорауларны (843)236-41-80 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр ишегалды лагерьларында ял итүче балалар өчен “Һөнәрләр дөньясында” уены уздырдылар. Әлеге чара «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында оештырылды. Ярышлар шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үтте. Балалар төрле һөнәрләрне чагылдырган җиде станция: «ЮХИДИ инспекторы», “Янгын сүндерүче”, “Хәрби”, “Медицина хезмәткәре”, “Пешекче”, “Чәчтараш” һәм “Рәссам” станцияләрендә булдылар. Уенда катнашучылар һәр этапта күрсәтелгән һөнәр буенча мәгълүмат алдылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Барлыгы чарада 70 бала.

21
август, 2018 ел
сишәмбе
21 август көнне район һәм авыл җирлекләрендә яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Үзәк мәчеттә намазны Зәй районы имам- мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин укыды. Ул Корбан бәйрәменең үзенчәлекләре турында сөйләп узды. Бәйрәмгә килгән район башлыгы Р.Г.Кәримов барлык мөселман кардәшләрне Корбан бәйрәме белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International