Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән котлавы
2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Безнең республиканы Россиядән чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул халыкара хезмәттәшлек дәрәҗәсендәге чит ил инвестицияләрен үзенә җәлеп итә. Күптән түгел республикабыз башкаласында футбол буенча үткәрелгән Дөнья чемпионаты халыкара масштабта иҗтимагый-сәяси вакыйга буларак тарихка кереп калды. Республика һәм районыбызда яшәүчеләр дә әлеге мөһим вакыйгада катнаштылар. Футбол буенча Дөнья чемпионаты тагын бер мәртәбә Татарстан халкының бердәм һәм туган республикабыз хакына теләсә нинди мәсьәләләрне чишәргә әзер булуын күрсәтте. Без туган Татарстаныбызда, республикабызның иң төзек шәһәрендә яшәвебез һәм хезмәт куюыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбызда федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Алар нигезендә шәһәр-районда клублар төзелә, сәламәтлек саклау учреждениеләре, белем бирү учреждениеләре һәм күпфатирлы йортлар ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре бөртекле культуралардан һәм шикәр чөгендереннән яхшы уңыш үстерделәр. Бу уңышларда сезнең һәркайсыгызның да өлеше бар. Хөрмәтле зәйлеләр, сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, киләсе көннәргә ышаныч, туган шәһәребез һәм Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәтегездә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз