Зәй авыл җирлекләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте

2018 елның 27 августы, дүшәмбе
«Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Аларда 10 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Анна Муханова (Баграж авыл җирлеге) – I, Аделина Рябова (Сәвәләй)- II, Эльмира Якушонок (Якты Күл) III урында. Ир-атлар арасында Сергей Быля (Яңа Спас) – беренче, Михаил Сапаев (Поручик) – икенче, Александр Мартынычев – өченче. Командалар арасында Баграж җирлегенә тиңнәр юк, Яңа Спас белән Поручик икенче белән өченче урыннарны бүлеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International