Зәйдә юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Әлеге тема Зәй районы башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да төп мәсьәлә булды.  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәрвакыт мөһим, әмма балаларыбызны юл афәтләреннән саклау икеләтә-өчләтә игътибар сорый. Һәр мәктәп автобусы маршруты тиешле таләпләрне үтәп йөрергә, һәр мәктәптә балаларга юл кагыйдәләрен җитди аңлату эшләре алып барылырга тиеш. Җәйге каникуллардан соң аларга юл йөрү тәртибен даими искәртеп тору кирәк, бу педагогларга да, әти-әниләргә дә кагыла. Укуларның беренче көнендә-3 сентябрьдә һәр мәктәптә линейкалар ясап, аларда ЮХИДИ инспекторларының катнашуы кирәк, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Башкарма комитет җитәкчесе кагыйдә бозган һәр мәктәп баласы белән аерым сөйләшү мөһимлеген дә ассызыклады. Районда 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” айлыгы бара. Бу арада ЮХИДИ инспекторлары балалар учреждениеләре тирәсендә көчәйтелгән режимда эшли. Ә мәктәп автобусларына килгәндә, районда алар - 18. Һәр автобусның төзеклеге, педагоглар тарафыннан озатылып йөрелүе турында да мәгълүмат бирелде. Комиссия утырышында юлларны төзекләндерелү торышы да  тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International