Зәйдән Лопатиннар - Татарстан Президенты белән очрашуга бара

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республика өчен нәтиҗәле хезмәт куеп, аерым хөрмәткә лаек булган, үрнәк балалар үстерүче гаиләләр белән очраша. Бу күркәм чара Республика көне алдыннан традицион төстә оештырылып, гаилә кыйммәтләре мөһимлеген ассызыклый, хезмәтләре белән үрнәк татарстанлыларны хөрмәтләүне чагылдыра. Безнең Зәй районыннан Президент кабул итүләренә күп балалы Лопатиннар гаиләсе бара. Ә аңа кадәр җиде балалы Лопатиннар район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашты. Район башлыгы аларны борчыган проблемалар турында да сорашты, теләк-ниятләрен дә белеште, күпбалалы гаилә өчен районда тудырылган чаралар турында да мәгълүмат бирде. Район башлыгы Разиф Кәримов Лопатиннар гаиләсенә иң изге теләкләрен белдерде, алар кебек гаиләләрнең күп булуын теләде. Өч ул, дүрт кыз үстерүче Ирина һәм Александр Лопатиннар - Зәйдә һәрьяктан үрнәк булулары белән билгеле кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International