Зәйдә районкүләм Корбан ашы узды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе
28 августа Зәй политехник колледж ашханәсендә районкүләм Корбан аш узды. Анда 200 ләп зәйле килде. Район башлыгы Р.Г. Кәримов чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, район күләмендә башкарылучы чаралар, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Зәй мөселманнары бу көнне сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар. Имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәт Нуруллин белдерүенчә, мондый Корбан ашлары районыбыз һәм шәһәребезнең башка мәчетләрендә дә уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International