Зәйдә күптән көтелгән вакыйга – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культураларны һәм шикәр чөгендерен җыю вакытында уңышларга ирешкән алдынгыларны хөрмәтләделәр. Слетта алдынгыларны район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов котлады. Николай Леонидович Зәй районы аграрийларын башка муниципалитетларга үрнәк итеп куйды. - "Зәй районы-Татарстанда икмәк, шикәр һәм сөт җитештерү буенча алдынгы муниципалитетларның берсе.Зәйлеләрнең берничә ел дәвамында куелган планны күпкә арттырып үтәүләре хакында билгеләп үтте. Барысы да район башлыгы һәм район аграрийларының уртак хезмәт нәтиҗәсе- дип ассызыклады ул үзенең чыгышында. Бүгенге бәйрәм чарасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төрле бүләкләргә ия булдылар. Алар арасында : «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исемнәре, Рәхмәт хатлары һәм республика һәм район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары ияләре дә бар иде. Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләргә акчалата премияләр тапшырылды.Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен, район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга йөз мең сумлык акчалата премия тапшырылды. Бу премиягә «Зәй» агрофирмасыннан Андрей Митрофанов, Айрат Сафин, Рамил Сибгатуллин, «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Валерий Бутяев һәм «Восток» агрофирмасыннан Дамир Шәйгәрданов ия булды. Бәйрәм дәвамында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен «Сәйлән» бию ансамбле, «Улыбка» хореография коллективы, «Каприз» хореография ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов үзләренең матур чыгышлары белән куандырды.