Зәйдә хокук бозуларны кисәтү атналыгы кысаларында Спорт фестивале узды

2018 елның 26 октябре, җомга
25 октябрь көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында шәһәр гомуми белем бирү мәктәпләренең профилактик исәптә торучы 2-8 сыйныф укучылары арасында хокук бозуларны кисәтү атнасы кысаларында спорт фестивале үткәрелде. Ярышларда 7 гомуми белем бирү мәктәбе, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбе командалары катнашты. Аны ачу тантанасында Башкарма комитетның Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Мәүләвиев Рәмис Рафис улы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече Галләмова Альмира Габделхак кызы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Хәйретдинов Илмир Рамил улы катнашты. Фестиваль кунакларын нәфис гимнастикага йөрүче балалар сәламләделәр һәм барлык командаларга «Зәй крекер» кондитер фабрикасыннан татлы бүләкләр тапшырдылар. Командалар спорт эстафетасында көч сынашты, гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урынга – 7нче урта мәктәп, 2 урынга – 4нче урта мәктәп, 3 урынга – 9нчы мәктәп командалары чыкты. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. 7 нче урта мәктәп командасына кубок тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International