Кадер мәктәбе укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе
23 октябрь көнне музей хезмәткәрләре Кадер мәктәбе укучылары өчен интерактив экскурсия һәм «Упкынга илтүче юл" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Бу көнне балалар үзләре өчен музейның серле дөньясын ачтылар һәм күп кенә экспонатлар күрделәр: мамонтның зур тешләре, борынгы кувшиннар, граммофон, җырлый торган чынаяк, нумизматик коллекция, республика күргәзмәсе картиналары һәм башка бик күп әйберләр. Балаларга музейда бик ошады, ә соңгы залда алар викторинада катнаштылар. Түгәрәк өстәл артында алар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Әлеге чараның максаты: балаларны зарарлы гадәтләрдән саклап калу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International