Зәйдә I һөнәр сайлау форумы узачак

2018 елның 26 октябре, җомга

2 ноябрь көнне Зәй шәһәрендә беренче тапкыр һөнәр сайлау буенча форум узачак. Чара үзенә мәктәп һәм көллияттә белем алучы дистәләгән укучыны җыяр дип көтелә. Форумда катнашучылар өчен “Осталык дәресләре”, һөнәрләр күргәзмәсе, предприятие һәм оешма осталарыннан мастер-класслар оештырылачак. Шулай ук һөнәр сайлау буенча I Зәй форумы программасында экспертлар белән аралашу каралган. Алар киләчәк профессияләре һәм нинди юнәлештә белем алырга кирәклеге турында сөйләячәк. Чарада профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге вәкилләре катнашуы көтелә. Алар WorldSkills хәрәкәте һәм 2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын тәкъдим итәр дип планлаштырыла. Форумны оештыручылар: Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге, Зәй муниципаль районы Советы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, Зәй политехник көллияте, Югары көчәнеш астында эшләр үзәге, Зәй районы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International