Без сәламәтлекне сайлыйбыз

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе
“Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау” атналыгы кысаларынды Үзәк балалар китапханәсе хезмткәрләре Коррекция мәктәбе балалары белән “Без сәламәтлекне сайлыйбыз” дип исемләнгән конкурс – уен уткәрделәр. Бишенче һәм икенче сыйныф балалары спорт һәм сәламәтлек турында китаплар белән таныштылар, дөрес туклану буенча кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, “Көңгерә” һәм “Тиз әйтәбез”, “Ярый – ярамый” уеннарын бик теләп, яратып уйнадылар. Бер сүз белән әйткәндә бу очрашуда балалар кирәкле мәгълүмат та алдылар, рәхәтләнеп уйнап ял да иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International