Хокук бозуларны профилактикалау атнасы кысаларында беренче курс студентлары арасында ГТО фестивале үтте

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе
24 октябрь көнне Зәй политехник көллияте стадионында беренче курс студентлары арасында хокук бозуларны профилактикалау атналыгы кысаларында ГТО фестивале узды. Фестивальдә беренче курс студентларының 7 төркеме катнашты, катнашучылар саны 133 кеше тәшкил итте. Студентлар югары перекладинада күтәрелү, идәннән сыгылу, 100 м дистанциягә йөгерү, аркада ятып билне бөгү, алга бөгелү, урыннан сикерү кебек нормативларны тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International