ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Төп мәйданчыклар белән эшләү, белем бирү оешмалары эшчәнлеген өйрәнү һәм идарә итү буенча нәтиҗәле белем бирү практикаларын тарату максатында 2018 елның 4 декабрендә Бухарай төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Зәй муниципаль районының белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен " Авыл җирлеге шартларында мәктәптә өстәмә белем бирү бурычлары, проблемалары һәм перспективалары» темасы буенча семинар-практикум узды.

Бүген, 5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме безнең районда Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 2011 нче елда оеша. Волонтерлар аз керемле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Халыкара волонтерлар көне уңаеннан гаилә һәм балалар белән эшләү, Яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә игелекле чара оештырдылар, волонтер - Кыш бабай һәркемгә татлы тәм - том таратты. Бәйрәм уңаеннан - волонтер, ягъни «үз теләге белән ярдәм итүче»ләрнең күңелләрен күрү өчен “Космос” яшьләр үзәгендә фильм күрсәтелде.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
5нче декабрь көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм "Шатлык" балалар бакчасында I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте. Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора.
2018 елның 5 декабрендә эшмәкәрләр, районның челтәр сәүдә объектлары директорлары белән алкогольле продукцияне ваклап сатуны исәпкә алу законындагы үзгәрешләр, шулай ук «Белый Кремль" сыра кайнату заводы продукциясе белән таныштыру һәм тәкъдир итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П. А. Байрашев, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация составында аның урынбасары В.Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов һәм 22 авыл җирлеге башлыгы бар иде. Сарманда узган семинар - киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Мәдәният-кеше тормышының төрле өлкәләрендә бик күп әһәмияткә ия төшенчәләр: аралашу культурасы, үз-үзеңне тоту культурасы, күңел культурасы, җир эшкәртү культурасын һәм башкаларны үз эченә ала. Мәдәният елының иң яхшы логотипы һәм девизына конкурс игълан ителде. Конкурста яше нинди булуга карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. 2018 елның 20 декабренә кадәр сез символларның эскиз һәм текстын dkenergetik2011@mail.ru электрон почтасына юллый аласыз. Конкурста җиңүчене шәхси бүләк көтә! Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 елның 27 декабрендә «Яшьлек " боз сараенда ел нәтиҗәләренә багышланган бәйрәм чарасында булачак. Килеп туган барлык сораулар буенча «Энергетик» мәдәният йортына 2-85-15, 2-86-40 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

4 нче декабрьдә район мәдәният йортының тамаша залында инвалид балалар өчен "Бүләккә-игелек тамчысы" дигән концерт программасы уздырылды. Анда үзешчән сәнгать коллективлары һәм  "Фиеста"хореография коллективының җырлары, шигырьләре, биюләре яңгырады. Программа ахырында балаларга татлы бүләкләр бирелде, аларны иганәче депутатлар Алексей Ревин һәм Вадим Усманов тапшырды.

“Без бергә!” Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә авыр булуы һәркемгә мәгълүм. Инвалидлык турындагы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәндә кеше шок хәлендә калса, соңга таба зур сынаулар алдында кала. Мондый гаиләләргә аеруча ярдәм кирәк. Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк. Нәкъ менә шул максат белән “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Развивайка" клубы ачылды. Клубның төп юнәлеше музыкаль һәм әкият терапиясе, рәсем ясау, пластилиннан һәм камырдан әвәләү, һәм арт-терапиянең башка ысулларына юнәлдерелгән. Ә Зәй шәһәре мәдәният йорты курчак театрының да катнашуы балаларга һәм аларның әти-әниләренә тагын да уңай эмоцияләр өсти. Театр терапиясе үз-үзеңне башкалар янында иркен тотарга, оялчанлыктан арынырга, шулай ук социаль күнекмәләр үсешенә ярдәм итә. Ә иң мөһиме – дәресләрдә бөтен гаилә катнаша. Бала өчен пластилиннан рәсем яки фигурка ясап, спектакль тудыру шатлыклы хисләр тудыра. Ә инде әти-әнисе белән бергә шөгыльләнә алу мөмкинлеге аеруча сөенечле. Уртак иҗат-ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуның иң яхшы ысулы.

4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Аның белән бергә хуҗалыклардагы эшнең торышы белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре дә танышты.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2018 елның 5 декабрендә 14.00 сәгатьтә хакимият бинасының кече залында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында алкоголь, спиртлы эчемлекләр, сыра һәм сыра продукциясен сатучы шәхси эшмәкәрләр, сәүдә челтәрләре, шулай ук алкогольле продукцияне марка аша исәпкә алуны кертүдәге үзгәрешләр, «Белый Кремль» яңа сыра кайнату заводы продукциясе белән таныштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International