Инвалид балалар өчен "Бүләккә-игелек тамчысы" дигән концерт программасы үткәрделәр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе
4 нче декабрьдә район мәдәният йортының тамаша залында инвалид балалар өчен "Бүләккә-игелек тамчысы" дигән концерт программасы уздырылды. Анда үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Фиеста"хореография коллективының җырлары, шигырьләре, биюләре яңгырады. Программа ахырында балаларга татлы бүләкләр бирелде, аларны иганәче депутатлар Алексей Ревин һәм Вадим Усманов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International