Инвалидлар декадасы кысаларында, 2018 елның 7 декабрендә үсеше һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Яшьлек " боз сарае үз ишекләрен ачты. Күңелле уен программасы «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре һәм физик культура һәм спорт идарә вәкилләре белән берлектә оештырылды.
Бүген районның Икътисади совет әгъзалары «ЖилЭнергоСервис-Зәй»ҖЧҖнең 2018 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга аның перспектив планнары белән таныштылар. Доклад белән предприятие директоры Георгий Тихонов чыгыш ясады. «ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ предприятиесе 2004 елның сентябреннән Зәй шәһәре һәм Зәй районының күпфатирлы торак йортларында гомуми мәйданы 611,6 мең квадрат метр булган йорт эчендәге электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүне башкара. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: торак йортларны электр белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау, физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү, районда урамнарны яктыртуны даими тәэмин итү, электр энергиясен исәпкә алу приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм башкалар. 2008 елдан «ЖилЭнергоСервис» компанияләр төркеме тарафыннан «Якты подъезд» программасы этаплап тормышка ашырыла, гомуми файдаланудагы урыннарны яктырту буенча шактый эш башкарылган: 2008 елның декабрендә «Якты подъезд " программасы, 2012 елда энергияне саклый торган лампаларны оптик-аккустик датчиклар белән урнаштыру программасы тәмамланды. 2014 елдан " ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ күп катлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында светодиод яктырткычлар кую эшенә кереште һәм бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Программа эшли башлаган көнннән, 907 светодиод яктырткыч урнаштырылган, бүгенге көндә эш башкару 16% тәшкил итә. 2010 елдан 2018 елга кадәр " ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ 28 торак йортта электр челтәрләренә капиталь ремонт ясады. Предприятие буенча уртача хезмәт хакы 27 064 сум тәшкил итә. Электромонтерларның уртача хезмәт хакы-27 428 сум. Докладны тыңлаганнан соң, Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов «Татэнергосбыт» АҖ филиалы-Кама бүлекчәсе һәм “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисы вәкилләре катнашында агент килешүләрен үтәүдә “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек мәсьәләләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 2018 елның 1 декабреннән Зәй “Бердәм исәп-хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖнең халыкка хезмәт күрсәтү участогы эш структурасындагы үзгәрешләр каралды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясау, социаль яклауга, торак фондын мониторинглауның дәүләти мәгълүмат системасына, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына мәгълүмат урнаштыру, конвертсыз почта кәгазьләрен әзерләү, гражданнарга түләү документларын тапшыру функцияләре “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисына күчерелә. Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Кама офисы хезмәткәрләре белән таныштылар. “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ Түбән Кама офисы, «Зәй» “Бердәм хисап үзәге -«Татэнергосбыт» ҖЧҖ халыкка хезмәт күрсәтү участогы җитәкчеләре Наилә Насретдинова, Алинә Салашева принципаллар сорауларына җаваплар бирделәр. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов йомгак ясады.