Зәйдә алкогольле продукцияне ваклап сатуны исәпкә алу законындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе
2018 елның 5 декабрендә эшмәкәрләр, районның челтәр сәүдә объектлары директорлары белән алкогольле продукцияне ваклап сатуны исәпкә алу законындагы үзгәрешләр, шулай ук «Белый Кремль" сыра кайнату заводы продукциясе белән таныштыру һәм тәкъдир итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П. А. Байрашев, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International